«Әкияттә кунакта»: уен-викторина (6+)

16 июнь көнне 6 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Әкияттә кунакта» дигән кызыклы уен-викторина узды.
Әкиятләр балачакның телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килүче аерылгысыз бер өлеше. Рус халык әкиятләре бер генә буын балаларны тәрбияләмәде, чөнки һәрвакыт кызыклы һәм гыйбрәтле эчтәлеге белән аерылып торалар.
Балалар бик теләп күңелле һәм мавыктыргыч сынауларда катнашты: әкиятләр һәм әкият геройлары турында табышмаклар чиште, «Әкиятнең исемен тулыландыр» һәм  «Телеграмманы кем җибәргән» биремнәрен уңышлы җиңеп чыкты, исемнәрендә саннар булган әкиятләрне искә төшерде. 
Балалар кыска мультфильмнар карады, һәм экранда күрсәтелгән әкият исемнәрен белде.  

Поделиться: